Ат чабышында ТР Президенты бүләге Чечня Республикасына китте

2012 елның 31 августы, җомга

30 август көнне "Казан" ипподромында Республика һәм Шәһәр Көненә багышланган традицион ат-спорт бәйрәме узды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин булды. Кунакларны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов каршы алды.

Барлыгы ярышлар программасына 12 чабыш керде. Чабышларның гомуми приз фонды 9 миллион сумнан артып китә. Иң югары приз фонды, традиция буенча, Татарстан Республикасы призына һәм ТР Президенты призына, Казан Кубогына һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына булды. Беренче ике ат чабышының приз фонды - 3 миллион сум, соңгы икесенеке 500 мең сумны тәшкил итә.

Үткән елдагы кебек үк быел ТР Президенты призына Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров аты лаек булды. 6 яшьлек айгыр - Премьер Бэнкер - мастер-жокей Анзор Альбердиев җитәкчелегендә 2,4 мең метр дистанциядә беренче булып килде. Җиңүчегә Кубокны ТР Премьер-министр урынбасары  - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды.

Шулай ук Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы призына узган чабышта җиңүчене дә котлады. Анда ТР буенча ЭЭМ аты Арлингтон җиңде. 9 яшьлек ат Мирзабек Каппушев җитәкчелегендә 1,2 мең метр дистанцияне беренче булып узды.

Шул ук мастер-жокей җитәкчелегендәге ат Казан Кубогына ярышында җиңде. Морис Арч исемле айгыр 2 мең метр дистанциядә беренче булды.

"Татар-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International