Белем көнендә министр Н.Э. Бауман исемендәге КДВМАда булды

2012 елның 1 сентябре, шимбә

Бүген ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринар медицина академиясендә яңа уку елы башлану уңаеннан үткәрелгән тантанада катнашты.

Министр академия коллективын һәм студентларны Белем көне белән котлады, аларга эшләрендә һәм укуларында  уңышлар, сәламәтлек теләде. “Аграр тармак эше республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә бик мөһим һәм анда эшләүче белгечләргә һәрвакыт ихтыяҗ булачак”, - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Быел республиканың аграр югары уку йортларына 1,5 мең студент кабул ителде. Белем көнендәге чараларда шулай  ук министр урынбасарлары, ведомстводан тыш оешма җитәкчеләре, министрлыкның бүлек начальниклары катнашты.

Яңа уку елында Казан дәүләт аграр университетына 1164  студент кабул ителгән, шуларның 560 – көндезге бүлектә  белем алачак. Казан дәүләт ветеринар медицина академиясененең беренче курсында 335 студент укыячак.

Шулай ук район аграр техникумнары укырга барлыгы 1159 абитуриентны кабул иткән. Лаеш техник-икъдисат техникумы исә иң күп стулент кабул итүе белән аерылып тора, быел техникум ишекләрен 240 кеше ачып керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International