Көзге чор – киләсе ел уңышына нигез салыр вакыт та ул. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 1144 мең гектар, ягъни барлык сөрү мәйданнарының яртысыннан күбрәге өстән эшкәртелгән.
Өлгерлек күрсәтүче хуҗалыкларга рәхмәт әйтергә генә кала да бит. Тик урыннарда булганда тәҗрибәле игенчеләрнең “өстән эшкәртелгән” мәйданнарга карата ризасызлык сүзләрен еш ишетергә туры килә. Кайбер хуҗалыклар өчен “өстән сөрү” тирәннән эшкәртүдән качу өчен дә файдаланыла башлаган бугай... Аннан килеп, өстән эшкәртү республиканың барлык сөрү мәйданнарына да кулай түгел, диләр. Ягъни бу ысул туфракның барлык үзенчәлекләрен исәпкә алып башкарылса гына көтелгән нәтиҗәне бирә.
Сан артыннан куып, җирне әштер-өштер тырмаштырып кына чыгучылар да юк түгел. Туфракны тирән сөрү мәйданы исә нигәдер һаман кими бара.
Туфракны вакытында эшкәртү бик мөһим анысы. Киләсе ел уңышы өчен бигрәк тә. Нәкъ менә шул сәбәпле Балтач, Теләче, Нурлат, Актаныш, Баулы, Зәй һәм Сарман районнары тиешле мәйданнарның яртысыннан артыгын эшкәртергә өлгергәннәр дә инде. Бүген дә бу район хуҗалыклары барлык мөмкинлекләрдән оста файдалана.
Кызганыч, әмма кайбер хуҗалыклар өстән сөргән булып, күз буярга тырыша. Җиргә карата мондый хилафлыкның аяныч нәтиҗәләрен ел саен күпләп татыйбыз үзе. Көзге культураларның шактый өлешен язын киредән чәчәргә туры килүен күздә тотып әйтүем.
Шунысы да аяныч: көзге культураларның сакланышы буенча без тирә-күрше регионнар арасында соңгы елларда арттан беренче саналабыз.
Быел көзге чәчү республика буенча 554 мең гектарда башкарылырга тиеш. Табигатьтән кояшлы көннәр көтеп утырмыйча, һава шартларын мөмкин кадәр оста файдалана белгәннәр аеруча ота. Андыйлар Арча, Саба, Теләче һәм Кама Тамагы районнарында шактый.
Арча районы “Ватан” хуҗалыгыннан Марат Нуриязов, Әгерҗедән Инсаф Хәмидуллин, Минзәләдән Виктор Петров, Сарманнан Ленар Обучев, Теләчедән Илсур Закиров кебек алдынгылар беренче мөмкинлек чыгу белән иртә таңнан төнгә чаклы кырлардан кайтып керми.
Тикмәгә генә икмәк үстерү җирдә иң игелекле хезмәт булып саналмыйдыр шул. Механизатор һәм белгечләрдән генә түгел, хуҗалык һәм район җитәкчеләреннән дә зур осталык сорый ул. Вакытында чәчү, уңышны да югалтуларсыз җыеп алу мөһим. Башкача булганда, узган ел кайбер хуҗалыклардагы кебек кара көзгә кадәр җыелмый яткан иген кырларын кеше күзеннән качапоса сукаларга туры килмәгәе...
Камил Сәгъдәтшин