ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2012 ел
җомга

9 сентябрь көнне Казан Дәүләт Аграр Университетының укыту-демонстрация үзәгендә Татарстан виноград үстерүчеләренең күргәзмәсе узачак.


6
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

2012 елның 2 сентябрендә “Росагролизинг” ААҖ дүртенче илкүләм автопробег башлап җибәрде. Оештыручылар Урал федераль округын, Түбән Новгород өлкәсен үтеп Татарстанга килде.

Республика аграрийлары быел барлыгы 2 млн. гектарда җир эшкәртәчәк. Бүгенге көндә шуның 63 проценты башкарылган, 162 мең гектарда тирәнтен эшкәртү алып барылган.


5
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе

"Гаилә фермасы – ул авылның киләчәге. Ул үзенчә агитпункт. Дәүләт терлекчелек секторын үстерү өчен чаралар күрә: ферма төзелешенә 1 миллион сум акча, ферма өчен җиһаз алырга өлешчә акча, кредитлар, һ.б. – болар барысы да фермерларга ярдәм итү ысуллары", - дипп белдерде Марат Әхмәтов гаилә фермасын ачу тантанасында.

Татарстанда август-сентябрь айларында гына да 43 плотина яңабаштан төзелеп, файдалануга тапшырылачак. Моннан тыш, төрле районнарда йөзләрчә миллион сумлык сугару җайланмалары сафка басты.

7-16 нче сентябрь көннәрендә «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданында бал ярминкәсе үтәчәк.

Бу шимбәдә иң зур сәүдә урыны Чехов базары мәйданында үтәчәк. Монда шәһәр халкына Норлат һәм Саба районы җитештерүчеләре хезмәт күрсәтәчәк.


4
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе

Иң югары хезмәт хакы Тукай районында түләнә - 20,5 мең сум тирәсе. Мәсәлән, “Камский бекон-2” ҖЧҖ хезмәткәрләре аена уртача 24800 сум ала.

4 сентябрьгә булган оператив мәгълүматларга караганда, 440,6 мең гектар мәйданга көзге культуралар чәчелгән.


3
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе

Татарстанда 7033 гектарда шикәр чөгендере җыеп алынган, бу барлык мәйданның 11 процентын тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International