Зәй көньякта урнашкан диярсең, районның Тәкмәк авылы басуында гектарлап баклажан, борыч, помидор, кәбестә, карбыз үсә. Соңгысы бик зур, кып-кызыл эчле, кисүгә кристаллашып тора. Димәк, әйбәт өлгергән. Иң мөһиме, нитратсыз, үзебезнең җирлектә үскән.
Зәйлеләр генә түгел, якын-тирә район-шәһәр халкы да Тәкмәк карбызын тиз үз итте.
Машинада барганда басуы-басуы белән җәйрәп яткан кәбестә, помидор, баклажан, борыч, карбыз биләмәләре сокландыра. Хискә бирелеп, үзеңне гүя көньякта кебек хис итәсең. Озак көттермичә хуҗалар да басуга килеп җитте.
Тәвәккәлләсәң, бар да була икән. Хуҗа үзен Икраметдин Шәйгәрданов дип таныштырды. Тумышы белән Кыргызстаннан. Әнисе Мөслим якларыннан булгангадыр, аны Татарстан үзенә тарткан. Хатыны Ольга – Тәкмәк авылыннан. Әлеге пар шактый еллар шәһәр шулпасын чөмергән. Түбән Камада, Чаллыда, Кама Аланында яшәгән. Авылда эшләп үскән Ольганы туган авылы үзенә тарта. Шәйгәрдановлар Кама Аланындагы фатирларын сатып, өч кызлары – Анастасия, Лия, Аделинаны ияртеп, Тәкмәккә кайтып төпләнәләр. Йорт, каралты-кура төзиләр, теплица булдыралар. Теплицада яшелчә үсентеләре, яшелчә үстереп сатып көн күрәләр. Быел исә дүрт гектар җирне арендага алып, әнә нинди гаҗәпләндерерлек яшелчә, җиләк-җимеш үстергәннәр?! Безнең якларда басуы белән карбыз үстерү гайре табигый хәл. Шәйгәрдановларга каян килгән мондый осталык? Баксаң, Икраметдин ике дистә ел инде Әстерхан, Саратов, Волгоградтан кавын-карбыз алып кайтып сату белән шөгыльләнгән. Узган ел Волгоградта махсус бер сезон эшләп, дусларыннан карбыз үстерү серләренә төшенгән. Бу шөгыленә Интернет та ярдәм иткән. Хатыны Ольга – иренең бу эшендә фикердәш, булышчы.
Шәйгәрдановлар өчен җәй дә уңай булды. Гомумән, карбыз үссен өчен 25-30 градус җылы җитә икән. Өлгерү чоры 65-75 көн. Башта ул чикләвек кадәр, аннан кечкенә туп була, өлгерүгә яшел полосалы зур тупны хәтерләтә. Карбызны тиешле чорда өч мәртәбә ныклап сугару җитә. Шәйгәрдановлар "Атаман" сортын утыртканнар. Карбыз гадәттә комлы җирдә үсүчән. Чөнки көндез җылынган ком, төнлә җылылык биреп тора. Баксаң, иртә-кич тиешле температура булса, кара җирдә дә карбыздан уңыш алып була икән.
Быелгы корылыктан Икраметдин карбыз сатып алган якларда карбыз үсентесе басуы-басуы белән көйгән. Быел исә ул яклар үзләре Икраметдиннән зур-зур "фуралар" белән карбыз алып китә икән.
Фермерның помидор басуы күзне камаштырырлык. Бер төптә берәр чиләк помидор пешеп утыра. 15 градус җылылыкта чәчәк атучы "Полбит" сортын өстен күрә хуҗалар. Баклажан, борычлары да хәттин зур. Сентябрь уртасына кадәр кәбестәләре күтәргесез булачак. Зәңгәрсу-яшел кәбестә басуы диңгезне хәтерләтә. Бәрәңге, кишер, кара тормадан да зур уңыш көтәләр. Бәрәңгенең иртә сортын үстереп сатканнар инде. Шәйгәрдановлар яшелчәне бары сортлы орлыклардан үстерә. Аларның һәрберсенең үстерү технологиясен, ничек итеп ашлауны беләләр. Орлык, кирәк-яракны алар Волгоградтан "Агродепартамент"тан кайтарталар.
Яшелчә елга суы белән сугарыла. Җылы агымсуның файдасы зур, уңыш мул була. Шәйгәрдановлар су сибә торган лента алып рәт араларына сузганнар. (Яшелчәләргә суны үсентенең яфрак астыннан сибү әйбәт икән). Әлеге ленталар бер сезонга кулланырлык итеп кенә эшләнгән. Биредә барлык эш кулдан эшләнә. Хуҗаларның бер тракторлары бар. Басуда биш кеше хезмәт куя. Үзләре, кызлары да җәен басудан кайтып кермәгәннәр. Иң куанганы өченче сыйныф укучысы Аделина, ул безне әле бер, әле икенче басуга алып барды. Үзе эшләгән басу аңа кадерле, якын шул.
Рәзимә КАШАПОВА