Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре журналистлар белән очрашты

2012 елның 31 августы, җомга

24 август көнне Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре журналистлар белән очрашып, үзләрен борчыган кайбер мәсьәләләр турында сөйләделәр.

Институт директоры Марсель Таһиров: "Эшебез кәгазьдә түгел, ә җирдә күренергә тиеш", – дисә дә, кайбер галимнәрнең чыгышларыннан аңлашылганча, эшнең кәгазьдә калганнары да очрый. Әлбәттә, монда галимнәрнең гаебе юк. Җиргә милек формалары үзгәргәч, галимнәр яңа хуҗаларга кайда нәрсә чәчәсен, ничек игәсен көчләп тага алмыйлар. Шуңа күрәдер, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, көзге арыш селекциясе лабораториясе мөдире Мира Пономарева уңышның түбән булуында яки һәлак булуында җир үзе түгел, ә безнең җиргә мөнәсәбәтебез гаепле дип саный. Аның әйтүенчә, көзге культуралар – уңышның нигезе. Аларны чәчү мәйданы 650 мең гектардан артмаска тиеш. 300 гектарга арыш, 300 гектарга бодай, 50-60 гектарга тритикале чәчсәң, яхшы нәтиҗәгә өметләнергә була. Чәчү мәйданын арттыру артыннан куу кирәк түгел. Ә язгы культураларга, мәсәлән, бодайга килсәк, ул август ахырларында җыела һәм, гадәттә, яңгырлы чорга туры килә.

– Бу хакыйкать нигә искә алынмый? – дигән сорауга Мира Леонидовна әнә шул, җирнең шәхси кулларда булуын сәбәпләрнең берсе итеп куйды да инде.

Галимнәр көзге культуралар – уңышның нигезе икәнен исбатлаган булсалар да, аларга игътибар җитми. Көзге чәчүнең 70 проценты август аенда төгәлләнергә тиеш. Чөнки октябрьнең икенче декадасында инде вегетация, ягъни тамырлану чоры төгәлләнә. Ә көзге чәчү бездә, асылда, октябрьгә хәтле бара, кайчак озагракка да сузыла, моннан соң нинди югары уңыш көтәргә ди инде?!

Галимнәр Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоровның бер фикерен искә төшерделәр. Бүген телдән төшмәгән "инновация" сүзенә мөнәсәбәтен белдереп, министр: "Иң зур инновация – сорт, гибрид", – дигән фикер әйткән булган. Бу фикер галимнәргә бик ошаган. Ошамас иде, институт менә инде ничә еллар селекция өлкәсендә уңышлы эшләп килә. Ә шул ук вакытта җирнең яңа хуҗалары кайчак "күрше тавыгына кызыгып", чит илдән элиталы сортлар кертәләр. Мира Пономарева әйтүенчә, галимнәр "импортный материал"га каршы түгел, орлык белән бергә Татарстан җирендә вируслы авырулар таралуы борчый аларны. Алар кайчак тикшерелми кертелә, алай гына да түгел, бер сорт урынына икенчесе кайту очраклары да булгалый икән. Көзге бодай селекциясе лабораториясе мөдире Ирина Фадеева үзебезнең сортларның җирле климатка яраклаштырылган булуын да искә төшерде. Иң әһәмиятлесе, институтта чыгарылган сортлар дәүләткә тапшырылганчы кат-кат тикшерелә, төрле тәҗрибәләр үткәрелә һәм галимнәр үзебезнең сортлар аша вируслы авырулар таралу очрагын хәтерләмиләр.

Галимнәр күтәргән тагын бер мәсьәлә чиста пар җирләре белән бәйле иде. Алар хәзер кәгазьдә генә, имеш. Ни өчен? Чөнки бүген хуҗалык җитәкчеләренең акча тотып пар җирләрен эшкәртеп торасы килми. Бер ел көткәнче, быел ук уңыш алу турында уйлыйлар хәзер. Марсель Таһиров әйтүенчә дә, чиста пар җире калдыру басуны тик яткыру түгел ул. Кат-кат эшкәртү өстенә, корткычларга каршы да көрәшергә кирәк.

РИМАН ГЫЙЛЕМХАНОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International