2 сентябрьгә бирелгән мәгълүмат буенча, узган тәүлектә республика хуҗалыклары 3384,7 тонна сөт җитештергән. Әлеге күрсәткеч алдагы елдан 23,7 тоннага күбрәк. Татарстан буенча иң яхшы савым Арчада – 161 тонна.
Узган елга карата сөт буенча Кукмара, Әтнә, Актаныш, Балтач, Саба, Азнакай, Буа һәм башка районнар яхшырак нәтиҗә күрсәтә. Мәсәлән, быел Сабада 17,8 тоннага күбрәк сөт савылган, ә Азнакайда – 18,4 тонна.
Республика терлекчеләре бер сыердан уртача 14 кг сөт савып ала, Кукмарада – 16,9 кг, Әтнәдә - 16,8 кг, Актанышта – 16,6 һәм Балтачта – 16,3 кг.
Әлеге күрсәткечләргә ия булу өчен зур өлешне түбәндәге хуҗалыклар кертә:
Кукмара районы «Урал» хуҗалыгы 27,0 кг – җитәкчесе Хәбибрахманов Г.Х.
Кукмара районы «Вахитов» исемендәге хуҗалык - 25 кг – Хөсәинов Н.Ф.
Балтач районы «Кама» хуҗалыгы - 21,2 кг – Нәҗипов Р.Н.
Балтач районы «Сорнай» ҖЧҖ - 20,2 кг – Гыйләҗев Т.Г.
Әтнә районы «Ташчишмә» хуҗалыгы - 22,6 кг – Җәләветдинов Р.Р.
Әтнә районы «Шахтер» ҖЧҖ - 24,3 кг – Хакимуллин Ф.Ф.
Актаныш районы «Актаныш» агрофирмасы - 21,3 кг – Вәлиев Р.Ф.
Мамадыш районы «Продовольственная программа» ҖЧҖ - 28,2 кг Мотыйгуллин Р.М.
Питрәч районы «Ак Барс Питрәч» ААҖ - 17 кг – Зиннәтов Р.А.
Чүпрәле районы «Цильна» ҖЧҖ - 26,0 кг - Гафуров Б.А.
Арча районы «Ак Барс Агро» ҖЧҖ - 27,0 кг Салахов Ш.И.
Чистай районы «Кутлушкино» ҖЧҖ - 20,0 кг - Мингалимов А.М.
Алабуга районы «Яшь Көч» агрофирмасы- 20,6 кг - Хадиуллина Р.М.
Аналогик шартларда югары Ослан районында тәүлегенә бер сыердан нибары 11,7 кг сөт савып алына, Бавлыда – 11,9 кг, Менделеевскийда – 12,3 кг.
Терлек азыгы, кирәкле шартларның барысы булып та, әлеге хуҗалыклар түбән нәтиҗәләргә ия:
Яшел Үзән районы «Татплодоовощепром» ЯАҖ - 3,7 кг – Хәйриев Р.Р.
Кайбыч районы «Чекмарев» КФХ - 4,6 кг - Чекмарев Ф.А.
Кайбыч районы «Закиров» исемендәге ҖЧҖ - 7,6 кг - Орлов С.А.
Менделеевский район «Гыйләҗетдинов Р.А.» КФХ - 9,4 кг - Гыйләҗетдинов Р.А.
Чүпрәле районы «Шайморзинский СХП» ҖЧҖ - 9,8 кг - Абдреев Р.Г.
Бавлы районы «Поповка» ҖЧҖ - 8,9 кг – Исмәгыйлов М.З.
Бавлы районы «Кызыл – яр» ҖЧҖ - 8,9 кг- Фәтхетдинов Ф.С.
Алексеевский районы «Ясная Поляна» ҖЧҖ - 8,8 кг - Бадталов Ф.С.
Лаеш районы «Семиречье» ҖЧҖ - 8,9 кг - Максимов А.В.
Балык Бистәсе районы «Кульга» ҖЧҖ - 8,8 кг - Альмеев Ф.В.
Тәтеш районы «Ибятов» КФХ - 6,3 кг - Ибятов Ф.М.
Югары Ослан районы «Заволжье» АФ - 8,1 кг - Фатыйхов А.Ш.