Татарстанда шикәр чөгендере һәм бәрәңге уңышын җыю бара

2012 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Татарстанда 7033 гектарда шикәр чөгендере җыеп алынган, бу барлык мәйданның 11 процентын тәшкил итә. Бүгенге көндә республикада 194 мең тоннага якын татлы тамыразык алынган.

Быел шикәр чөгендерен Татарстанның 14 районы 61 мең гектар мәйданда утырткан. Бер гектардан уртача 275 центнер уңыш чыга, ә Тәтеш районында – 350 центнер.

Моннан тыш, республиканың 9 районы бәрәңге алуга кереште. Тукай районында бер гектардан җыеп алынган уңыш 269 центнер тәшкил итә, Нурлатта – 219 центнер. Республика буенча уртача уңыш - 161 центнер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International