Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Тәтеш районында булды һәм Дамир Шәйдулловның гаилә фермасы һәм республика программасы буенча төзелгән юл ачылышында катнашты.
Эш сәфәре барышында министр шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән дә очрашты.
“Бу урында элек бушлык иде, ә бүген фермер өчен генә түгел, ә бар район үсеше өчен төзелгән заманча югары технологияле комплекс басып тора, - диде Тәтеш районы башлыгы Валерий Чершинцев. – Бу яңа эш урыннары да, һәм яңа җитештерелгән продукция дә”.
“ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән 1 мең гаилә фермасын булдыру программасы турында сөйләшкәндә без барыннан да элек авыл нигезен саклап калу турында уйладык, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов. – Гаилә фермасы – ул авылның киләчәге. Ул үзенчә агитпункт. Дәүләт терлекчелек секторын үстерү өчен чаралар күрә: ферма төзелешенә 1 миллион сум акча, ферма өчен җиһаз алырга өлешчә акча, кредитлар, һ.б. – болар барысы да фермерларга ярдәм итү ысуллары. Боларның барысы артыннан– авылларны, авыл нигезен саклау бурычы тора, бу Россия өчен бик мөһим”.
Фермер Дамир Шәйдуллов 50 сыерга гаилә фермасы төзелеше буенча республика программасында катнашкан. Бизнес-проект район администрациясе, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан каралган һәм расланган.
5 ай эчендә буш урында зур булмаган, ләкин югары технологияле терлекчелек комплексы төзелгән. Фермер планында – шәһәрне яңа җитештерелгән продукция (сөт, каймак, кефир) белән тәэмин итү.
Комплекска һәм бүлмәләргә керү юллары бетон белән салынган. Моннан тыш, офис бүлмәсе, ашлык склады, техниканы саклау бүлмәсе төзелгән.
Бөртекле фураж һәм печән җитәрлек тупланган, кукуруз силосын да монда салырга планлаштырыла.