Казанда - бал ярминкәсе

2012 елның 5 сентябре, чәршәмбе

7-16 нче сентябрь көннәрендә «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданында бал ярминкәсе узачак. Республика халкына бал һәм умартачылыкның башка продукциясе белән җирле һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән товар җитештерүчеләр хезмәт күрсәтәчәк.

Ярминкәдә акация, урман, кедр, кыргый һ.б. бал төрләрен сатып алырга мөмкин булачак. Пенсионер һәм ветераннар өчен продукция түбәнрәк бәядән тәкъдим ителәчәк.

Ярминкә иртәнге 10.00 нан кичке 22.00 сәгатькә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International