ТР авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 11,2 мең сум

2012 елның 4 сентябре, сишәмбе

Агымдагы елның 7 аена бирелгән күрсәткечләр буенча, ТР авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 11184 сум - үсеш 20 процентка.

Иң югары хезмәт хакы Тукай районында түләнә - 20,5 мең сум тирәсе. Мәсәлән, “Камский бекон-2” ҖЧҖ хезмәткәрләре аена уртача 24800 сум ала. Яшел Үзән районында уртача хезмәт хакы 16,5 мең сум, Питрәчтә - 14,6 мең сум.

Ә Бөгелмә, Менделеевский, Мөслим, Чермешән һәм Чистай районнарында исә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә эш өчен, киресенчә, 9 мең сумнан кимрәк түләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International