4 сентябрьгә булган оператив мәгълүматларга караганда, 440,6 мең гектар мәйданга көзге культуралар чәчелгән, бу ниятләнгән мәйданның 80 процентын тәшкил итә. Республиканың Саба, Теләче һәм Биектау районнарында көзге чәчү эшләре тәмамлаган инде.
Баулы, Питрәч, Әтнә, Зәй, Кукмара һәм республиканың башка районнары көзге культуралар чәчү өчен билгеләнгән мәйданның 90 процентында эшләрне төгәлләгән. Әмма кайбер хуҗалыкларда чәчү сузыла. Мәсәлән, Югары Ослан районында бары тик 51 процент мәйданда гына чәчү эшләре башкарылган, Яңа Чишмә районында исә көзге культуралар 52 процент мәйданны били.
Моннан тыш республикада туфрак эшкәртү дәвам итә. Хәзерге вакытта 1 млн. 177 мең гектарда бу эшләр башкарылган. Балтач, Актаныш, Теләче, Мөслим һәм башка район аграрийлары туфрак эшкәртүне оештырылган төстә алып бара. План буенча барлыгы 2 миллион гектарга якын мәйданда туфрак эшкәртелергә тиеш.