Сугарырга соң түгел...

2012 елның 5 сентябре, чәршәмбе
Игенчеләребезнең теңкәсен корыткан корылык киләсе елларда да республиканы тынычлыкта калдырмас, ахры. Һәрхәлдә, синоптикларның фаразы шулайрак. Җитмәсә, Россия авыл хуҗалыгында да хәлләр тотрыклы түгел. Быел әнә ашлык уңышы көтелгәннән 25-30 миллион тоннага кимрәк.

Татарстанда да көтелгән уңышның яртысын диярлек корылык тартып алды. Яшелчә, җиләк-җимеш уңышы белән дә әллә ни мактанып булмый. Быел да кайбер еллардагы кебек бәрәңгене, алтын бәясенә төшереп, чит илләрдән сатып алырга калмабызмы? Гомумән, корылыкка каршы торуның ышанычлы ысуллары бармы? “Элек тә булган. Хәзер дә бар, – ди “Татмелиорация” Траст компаниясе” генераль директоры Әнвәр Залаков. – Татарстанда август-сентябрь айларында гына да 43 плотина яңабаштан төзелеп, файдалануга тапшырылачак. Моннан тыш, төрле районнарда йөзләрчә миллион сумлык сугару җайланмалары сафка басты”.

Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән аермалы буларак, Татарстан – үз сугару системасын саклап кала алган бердәнбер регион. Иң мөһиме – тәҗрибәле кадрларның сафта булуы.

Сер түгел, дүрт-биш ел элек кенә кырларда сугаруның ни икәнен дә оныта язган идек. Моңа, бер яктан, үзгәртеп корулар, шул исәптән колхоз-совхозларның таралуы, икенче яктан, табигать шартларының Татарстан авыл хуҗалыгы өчен шактый еллар дәвамында чагыштырмача уңышлы килүе дә этәргеч булгандыр.

Кайчандыр гөрләп эшләп утырган сугару җайланмалары, йөзләрчә буа һәм плотиналар тиешле игътибар булмау нәтиҗәсендә җимерелеп-таланып бетте. Замана алыпсатарлары җиргә күмелгән торбаларга кадәр казып алып сатты. Иң аянычы: мондый хилафлыклар ул вакыттагы хуҗалык һәм район җитәкчеләренең йә турыдан-туры катнашы, яки аларның күрмә­мешкә салышуы белән эшләнде.

Рәсми гербында патшалар табынын бизәгән форель балыгы булган Бөгелмә районында да соңгы 13 елда бары тик бер сугару объекты төзелгән! Кайчандыр үзенең сугарулы җирләре, яшелчә плантацияләре, халык телендә “Карабаш диңгезе” дип йөртелгән зур плотинасы, гаҗәеп матур буа-күлләре белән дан тоткан бу районны Татарстанның “Швейцария”се дип йөрткән чаклар була. Бүген исә болар барысы да матур истәлек булып калуына районның бүгенге җитәкчеләре дә битараф түгел, билгеле. Гомерен авыл хуҗалыгы җирләрен сугару эшенә багышлаган Рәшит Бакиров кебек фидакарьләр хәзер әнә яңа сулыш белән дәртләнеп эшкә алынган.

Рәшит Баһман улы әйтүенчә, сугару системасы элек-электән дәүләт карамагында, ягъни аның ярдәме белән яшәгән. Патша Россиясендә дә, Совет заманында да шулай булган. Бүген дә шулай. Тик мәгълүм сәбәпләр белән соңгы елларга кадәр сугару системасы өчен дәүләт тарафыннан бирелгән акча яңа плотиналар төзү түгел, җимерелгәнне төзәтергә дә җитмәгән.

Ниһаять, бу юнәлештә дә вәзгыять үзгәреп килә. Бөгелмә районында сугару системасын яңарту эшләре хәзер берьюлы өч төрле дәүләт программасы нигезендә алып барыла. Федераль һәм республика программаларына Татарстанда яңарак кабул ителгән Президент программасы да өстәлгән. Халык мәкалендәгечә, үгез булмагае, чурт булсын, балаларга сөт булсын, дигәндәй, озак еллар җимерелеп яткан плотина һәм буаларны яңабаштан төзү өчен акча кайсы программа нигезендә бирелүе түгел, нәтиҗә кыйммәт.

Нәтиҗә дигәнең бүген Бөгелмә районының һәр тарафында сизелә.

Районның Акбаш авылында да 256 гектар җирне сугарырга мөмкинлек бирүче плотинада төзәтү эшләрен Рәшит Бакиров җитәкләгән төзелеш оешмасы әлегә үз исәбенә башлаган. Чыгымнар шактый – 7 миллион сумга якын. Эшлиләр икән – ышаныч бар, дигән сүз.

Бөгелмәдә әле ярыйсы булган икән. Күрше Лениногорск районында сугару буенча элек-электән хәлләр катлаулы. Дөресрәге, төрле сәбәпләр белән сугару эшләре белән шөгыльләнергә кул җитмәгән. Районның Зәй-Каратай авылы янында зур плотина булган булуын. Тик анысы да еллар үтү белән, җимерек хәлгә килеп, ел саен яз-көз айларында тирә-юньгә куркыныч сала башлаган.

Шикләнерлек тә шул. Плотинаның үз мәйданы гына да 39,6 гектар! Мелиораторлар теле белән әйткәндә, “миллионник”, ягъни миллион кубометр су сыйдырышлы. Бүген биредә иртә таңнан кичкә кадәр техника гөрелтесе. Рәшит Бакиров егетләре кыска гына вакыт эчендә биредә 13 миллион сумлык төзәтү эшләре башкарган. Болай да гаҗәеп төзек, матур Зәй-Каратай авылына ямь өстенә ямь өстәп тора ул хәзер. Кыскасы, авыл халкына ял итәргә дә, биредә яңарак эшли башлаган агрофирмага җирләрне сугару өчен дә мөмкинлекләр бар.

Чыгымнары байтак булса да, сугару мөмкинлеге булган хуҗалыклар өчен корылык куркыныч түгел. Корылык китергән зыян да бит ел саен миллиардларча сум белән исәпләнә. Аннан килеп, сугару җайланмалары алу, плотина төзү һәм башка эшләргә киткән чыгымнарның күп өлешен дәүләт үз җилкәсенә алуын да онытмаска кирәк.

Мондый мөмкинлекләрдән файдаланырга гына да бит. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуртдинов әйтүенчә, миллионнарча сумлык сугару техникасы була торып та, бу эшне оештырырга теләмәүчеләр табылган. Плотиналар турында кайгыртуны да җирлекләргә түгел, ә мөмкинлеге булган хуҗалыклар яки инвесторлар үз карамагына алсын иде, ди министр урынбасары.

Камил Сәгъдәтшин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International