2012 нче елның 8 нче сентябрендә башкала базарларында һәм Яр Чаллы шәһәрендә гадәттәге көзге ярминкәләр узачак.
Бу атнадан башлап ярминкәләр һәр шимбә оештырылачак. Казанлыларга биредә яшелчә, җиләк-җимеш, ит-сөт товарларын түбән бәядән сатып алу мөмкинлеге булачак.
Бу шимбәдә иң зур сәүдә урыны Чехов базары мәйданында үтәчәк. Монда шәһәр халкына Норлат һәм Саба районы җитештерүчеләре хезмәт күрсәтәчәк.
Шулай ук ярминкәләр башкаланың Идел буе базарында, Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнарында узачак.