Татарстан аркылы автопробег үтә

2012 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

2012 елның 2 сентябрендә “Росагролизинг” ААҖ дүртенче илкүләм автопробег башлап җибәрде. Оештыручылар Урал федераль округын, Түбән Новгород өлкәсен үтеп Татарстанга килде. Биредә “Татагролизинг” базасында фермерлар, эшмәкәрләр авыл-хуҗалыгы рәисләре һәм авыл-хуҗалыгы предприятие җитәкчеләре “Росагролизинг” белгечләре белән очрашты. Монда шулай ук инженер-техник сәясәт буенча министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, терлекчелек буенча министр урынбасары  Нәҗип Хаҗипов катнашты.

Очрашу кысаларында авылда эшләүчеләр, лизингка техника, нәселле терлек һәм җайланмалар алып, үз хуҗалыкларында куллану ысулы белән танышты. Шулай ук алар көн кадагында торган кредит алу, лизингка алынган техниканы ремонтлау буенча килеп туган сорауларны җитәкчеләргә бирә алды.

“Росагролизинг” ААҖ белгечләре соңгы 10 елдагы эшләренә нәтиҗә ясады. Идел Буе федераль округы “Росагролизинг” эшчәнлегенең 32% алып тора. Монда да Татарстан беренчелекне бирми, - ди белгечләр.

Татарстанда “Татагролизинг” җәмгыяте булу лизинга продукция алу эшен бермә-бер җиңеләйтә. Авыл-хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә Мәскәүгә барып йөрисе юк, барлык сорауларны урында да чишәргә мөмкин.

Бүген автопробегны оештыручылар “Буа машина төзү заводына” юл тотачак. Алар монда җитештерелә торган техниканы карап, киләчәктә Россиянең башка хуҗалыкларына да тәкъдим итәргә уйлый. Автопробег Башкортстан, Чиләбе, Курган, Омск өлкәсен үтеп Алтай крае белән тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International