Республика аграрийлары быел барлыгы 2 млн. гектарда җир эшкәртәчәк. Бүгенге көндә шуның 63 проценты башкарылган, 162 мең гектарда тирәнтен эшкәртү алып барылган.
Белгечләр әйтүенчә, Балтач, Буа, Баулы, Әтнә районнарында эш оешкан төстә бара. Хәзерге вакытта әлеге районнарда барлык мәйданның 70 проценттан артыгы эшкәртелгән.
Шул ук вакытта Лениногорски, Биектау, Яңа Чишмә, Менделеевски, Арчада түбән темплар күзәтелә.
Шушы көннәрдә министрлык белгечләре Балык Бистәсе, Теләче, Питрәч, Биектау районнарында җир эшкәртү монитрингын үткәрде.
Теләченең ҖЧҖ«Алан», ҖЧҖ «Игенче», ҖЧҖ «Нирус» хуҗалыкларында эш югары темплар белән бара. “ВАМИН” бүлекчәсендә исә артта калу сизелә. Районда яхшы күрсәткечәргә ирешкән механизаторларны бүләкләү дә каралган. Һәр 3 көн саен нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләргә рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр бирелә: 1 урын – 1000 сум, 2 урын – 800 сум, 3 урын – 500 сум.
Питрәч районы буенча барлыгы 56 процент мәйданда җир эшкәртелгән. АФ «Марс», ООО «СХП «Кощаковский», «Агрострой» хуҗалыкларында эшне оешкан рәвештә алып баралар. Ләкин шул ук вакытта СХП «Алтын Башак Питрәч»тә бары тик 20 процент кына мәйданда җир эшкәртелгән.
Балык Бистәсе районында «АФ «Кулон», «ВостокЗернопродукт»та югары темплар күзәтелә. «АФ «Кама»да барлык мәйданның дүрттән берендә эш башкарылган.
Тикшерелгән районнар арасында иң түбән оешканлык Биектау районында. Кырларда техника аз. Шуңа күрә нәтиҗәләр дә начаррак: «АФ «Татарстан» – 17%, ҖЧҖ «Агроторгстрой» – 22%, ЯАҖ «Бөреле» - 33% җир эшкәртелгән.
Республика аграрийлары алдында 20 сентябрьгә җир эшкәртүне тәмалау бурычы куела.