9 сентябрь көнне Казан Дәүләт Аграр Университетының укыту-демонстрация үзәгендә Татарстан виноград үстерүчеләренең күргәзмәсе узачак. Биредә бакчачылар республикада үскән яңа виноград уңышын тәкъдим итәчәк. Чарага килгән халык әлеге татлы җимештән авыз итә алачак, шулай ук аннан ясалган башка ризыклар – сок, компот, кипкән виноград һ.б. булачак.
Моннан тыш, күргәзмәдә виноград үсентеләре, ашлама, бакча кирәк-яраклары, әдәбият һ.б. сатылачак.
Тулырак информацияне (843) 234-73-26 телефоны буенча алырга мөмкин.