ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе

2012 елның 26 ноябрендә Яңа Чишмә районында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында республикада кече форма хуҗалыкларын үстерү һәм эш активлыгын арттыруга багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды.

Министр урынбасары Николай Якушкин хезмәтчәннәрне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исеменнән бәйрәм белән тәбрик итте һәм Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.


26
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе

2012 елның 24 ноябрендә «Ак барс» Көрәш сараенда милли татар-башкорт көрәше буенча Татарстан Чемпионатына йомгак ясалды. Ярышларның тантаналы ябу кичәсендә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов катнашты.


22
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Курслар республиканың Апас, Балтач, Әлмәт, Чистай һәм Тукай районнарында узачак.

26, 28 һәм 30 ноябрьдә Яңа Чишмә, Биектау районнарында һәм Әлмәттә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында авыл кешеләренең хезмәт активлыгын күтәрү, шәхси хуҗалыкларга һәм кече хуҗалыкларга, гаилә фермаларына ярдәм итү буенча семинар-киңәшмә узачак.


21
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе

Башка өстәмә азыкларга караганда кандиның өстенлекле яклары күп. Бу аеруча кышкы-язгы чорда файдалы. Әлеге азыкны куллану зур хезмәт таләп итми.

Бәйге нәтиҗәләре буенча 2012 елгы Россия Чемпионатында катнашу өчен республика җыелма командасы тупланачак.


20
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе

Ноябрь ахырын авыл халкы зур түземсезлек белән көтә. Нәкъ менә шушы чорда хатын-кызлар бер-берләрен каз өмәләренә дәшә башлый. Күмәкләшеп эшләгәндә ун-егерме казны чистарту өчен озак вакыт кирәк түгел. Ә менә казлар саны меңнән дә артып китсә, нишләргә?


18
ноябрь, 2012 ел
якшәмбе

Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты.


17
ноябрь, 2012 ел
шимбә

Бүген башкаланың 9 мәйданында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International