Узган шимбәдә Югары Ослан районында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгатендә эшләүче хемәтчәннәрне тәрбикләделәр.
Әлеге чарада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Якушкин, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыклары, эшкәртү тармагы алдынгылары, авыл хуҗалыгы ветераннары, яшь белгечләр катнашты.
Тантананы ачылышында, Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдинов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнагате тармагында эшләүчеләргә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә уңыш теләде.
Министр урынбасары Николай Якушкин хезмәтчәннәрне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исеменнән бәйрәм белән тәбрик итте һәм Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Рәхмәт сүзләре бу көнне җитәкчеләргә, белгечләргә, ферма һәм кыр хезмәтчәннәренә, шәхси хуҗалыкларга, крестьян-фермер хуҗалык җитәкчеләренә, яшь белгечләргә һәм ветераннарга да юлланды.
Авыл хезмәтчәннәрен шулай ук “Красный Восток-Агро” директорлар совете рәисе Владимир Панков, “Ак Барс” ХК генераль директор урынбасары Николай Титов, “Таткрахмалопатока” генераль директоры Альберт Прокопьев та котлады.