ТР ММЧ җитәкчеләре Чехов базарында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булдылар

2012 елның 17 ноябре, шимбә

Бүген башкаланың тугыз мәйданында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Чехов базарындагы ярминкәнең барышы белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгйрь Нуртдинов, “Татмедиа” Республика матбугат һәм гамммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов һәм республиканың башка ММЧ җитәкчеләре танышты.

Минсәгыйрь Нуртдинов белдерүенчә, ТР фермерлары атна саен шәһәр халкына кирәкле сыйфатлы продукция ассортиментын китерә. Шәһәр халкы ярминкәләрдән бик кәнәгать.

Чехов базары тирәсендә Арча, Саба, нурлат, Биектау, Балык Бистәсе, Буа, Яңа Чишмә районы авыл хуьалыгы җитештерүчеләре сату итте.

Казан базарларына барлыгы, 514 машинага төяп, 35,6 миллион сумлык продукция китерелде.

Гомумән алганда, сатуга 346 тонна бәрәңге, 221 тоннадан артык яшелчә, 73 тонна ит, 56 тонна он, 49,6 тонна сөт, 296,4 мең данә йомырка чыгарылды.

Халыкта сыер итенә, cыер маена, йомырка, сөт, сыр, ашлыкка сорау зур иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International