Чара кысаларында оештырылган күргәзмәдә Татарстанның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларын Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, «Россельхозцентр» ФГБУ, Казан дәүләт аграр университеты, «Биопрепаратлар» НПО ҖЧҖ һәм башкалар тәкъдим итәчәк.
Сәфәрнең максаты – Куменский районы “Кызыл байрак” авыл хуҗалыгы җитештерү комплексының эш тәҗрибәсе белән танышу.
Утырышта төп доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.
Хәзерге вакытта ТР хуҗалыкларында 503,8 мең гектар мәйдан күпьеллык үләннәрнең 419 мең гектары чабылган, бу планның 83 процентын тәшкил итә. Узган тәүлектә 16,6 мең гектар җирдә күпьеллыклар чабылган.
Кукурузга охшаган, әмма теләсә нинди корылыкта да үзен саклап калырга сәләтле бу үсемлек нәкъ менә Татарстан табигате өчен кулай.
Ел саен республикада зур күләмдә терлек азыгы әзерләнә, ләкин аның сыйфатына бәйле тискәре очраклар да күзәтелә. Бу исә савым терлегенең продуктлылыгын сизелерлек түбәнәйтергә мөмкин.
Авыл хуҗалыгы җирләрен акча эшләү максатыннан сатып ала башлаганнар. Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында узган киңәшмәдә бәян иткәннәр. Аграр министр Николай Федоров уздырган киңәшмәдә Россия төбәкләрендә максатчан кулланылмый һәм җир кишәрлекләреннән яшерен файдалану очраклары шактый булуы ассызыкланган.
Бәйге нәтиҗәләре буенча “Абсолют чемпион” исеменә Мөслим районының ҖЧҖ АФ “Ик” хуҗалыгыннан Наталья Жданова лаек дип табылды.
Чүп үләннәргә каршы көрәш быел аеруча оешкан төстә бара. 1 миллион 700 мең гектар чәчүлек җирнең төрле препаратлар белән эшкәртелүе шуны раслый. Чистай, Арча, Нурлат, Алексеевск һәм башка кайбер район хуҗалыклары бу эштә аеруча өлгерлек күрсәтә.
Быел май аенда һава торышы чагыштырмача кызу булгач, печән иртәрәк өлгерде. Чәчү эшләрен кыска вакыт эчендә башкарып чыга алган хуҗалыклар терлек азыгы әзерләүгә атна-ун көнгә алданрак тотынды.