26 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты бергә республика авыл хуҗалыгы берләшмәләре икътисад белгечләре өчен күчмә семинарлар уздыра.
Курслар республиканың Апас, Балтач, Әлмәт, Чистай һәм Тукай районнарында узачак. Белгечләрне 2013 нче елга җитештерү-финанс планын IT-технологияләр кулланып төзү методикасы буенча укытачаклар.