Шәхси хуҗалык, гаилә фермасы, кооператив җитәкчеләре тәҗрибә уртаклашырга семинар-киңәшмәгә җыела

2012 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

26, 28 һәм 30 ноябрьдә Яңа Чишмә, Биектау районнарында һәм Әлмәттә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында авыл кешеләренең хезмәт активлыгын күтәрү, шәхси хуҗалыкларга һәм кече хуҗалыкларга, гаилә фермаларына ярдәм итү буенча семинар-киңәшмә узачак.

ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “2012 елда кече хуҗалыкларны үстерү эшләре нәтиҗәләре һәм киләчәктә аларга ярдәм итү чаралары” турындагы доклад белән чыгыш ясаячак.

Очрашуда шәхси ярдәмче хуҗалык, гаилә фермасы, кооператив җитәкчеләре тәҗрибә уртаклашачак. Шулай ук семинарның практик өлешендә катнашучылар кече хуҗалык объектлары белән танышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International