Бүген Азнакайда авыл хуҗалыгы сезонына нәтиҗәләр ясадылар һәм районның их яхшы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бүләкләделәр. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты.
Авыл хуҗалыгы алдынгылары бәйрәме район Мәдәният сараенда үтте.
Районның авыл хуҗалыгы өлкәсендә ныклы үсеш күрсәткән саннарын Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин әйтеп китте. Быел азнакайлылар 120 мең тонна ашлык җыеп алганнар. Эре мөгезле терлекнең санын 1028 башка кадәр арттырганнар. Савып алынган сөт күләме 14 процентка үскән, ит – 8 процентка.
Район башлыгы ярдәм күрсәткән һәм техника, җиһазлар алуда, бер төркем программаларны тормышка ашыруда булышкан өчен, ТР Президентына, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, “Татнефть” ААҖнә рәхмәтен белдерде.
Җыелганнарны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул билгеле нәтиҗәләргә ирешкән Азнакай районы авыл хемәтчәннәренең катлаулы эшләрен югары бәяләде.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, азнакайлылар һәрвакыт аерым үзенчәлеккә ия булдылар. “Бу традицияләр әле борынгыдан салынган булган. Сезнең башка районнар алдында бик күп өстенлекләрегез бар: беренче чиратта, хезмәт сөючән халык һәм бик яхшы җир”, - дип билгеләде ул.
Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында агросәнәгать комплексы перспективалары турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин азнакайлыларның игътибарын продукциянең сыйфатын арттыруга юнәлдерде. “Без тагын да яхшырак булырга тиеш, моңа әзерләнергә кирәк”, - дип ассызыклады ул.
Көзге уңыш өчен яхшы һава шартларын теләп, ТР Дәүләт Советы Рәисе иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлады. Чара вакытында аларга дәүләт бүләкләре, медальләр, Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы.