Тиздән «Ак Барс» сараенда милли «Көрәш» буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узачак.
Бәйгегә 2 нче разрядлы җыелма команда составында булган спортчылар кертелә. Турнир 7 үлчәү категориясе буенча узачак: 60, 65, 70, 90, 100, 130 кг һәм 130 кг. югары.
Көрәшчеләр ТР Федерациясе һәм Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы кабул иткән «Татар-башкорт милли көрәш кагыйдәләре» буенча билгеләнәчәк, ягъни бер җиңелүдән соң төшеп калу белән.
Үз үлчәме буенча алдынгы урын алган көрәшчеләр медаль, диплом, шулай ук Федерация призлары белән бүләкләнә. Ә җиңүче команда Чемпионат Кубогына ия булачак.
Бәйге нәтиҗәләре буенча 2012 елгы Россия Чемпионатында катнашу өчен республика җыелма командасы тупланачак.