Яңа Чишмә районында зона семинар-киңәшмәсе узды

2012 елның 27 ноябре, сишәмбе

2012 елның 26 ноябрендә Яңа Чишмә районында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында республикада кече форма хуҗалыкларын үстерү һәм эш активлыгын арттыруга багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды.

Иң элек чарада катнашучылар Яңа Чишмә районының берничә фермер хуҗалыгында, район үзәгендәге "Карат" кооперативында булдылар.

Зона семинар-киңәшмәсен ачканда, Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мондый форматтагы чараның инде 4 нче ел рәттән узуын искәртте. "Без шәхси хуҗалыкларны үстерү, авылда эш активлыгын уяту өчен нәрсә эшли алганыбызны белү өчен, чираттагы тапкыр бер төркем районнарның авыр җирлекләре башлыкларын чакырдык, - диде парламент җитәкчесе. - Безнең бурыч - эшне оештыра алганнарны билгеләү, сизелерлек нәтиҗәләр алу. Авыл халкы эш активлыгын арттыруга алынган юнәлеш стратегик һәм тактик яктан дөрес иде", - дип ышана Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы рәисе ассызыклаганча, республика халкын бары тик хуҗалыкларның кече формалары хисабына азык-төлек белән тәэмин итү бурычы куелмый, бу республиканың эре агрокомпанияләре җитештерә торган продукциягә бик мөһим өстәлмә булса да. Парламент башлыгы билгеләвенчә, республика хакимияте бер төркем стимуллаштыру программаларын һәм механизмнарын куллана, кайчагында турыдан-туры авыл халкына ярдәм итә. Шул ук вакытта соңгы елларда авыл халкы тормышы белән шәһәрнеке арасындагы аерма сизелерлек дәрәҗәдә кыскарган.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз  чыгышында авыл хуҗалыгы җитештерүенең үсешен тоткарлый торган факторлар рәтендә артык продукцияләрнең оештырылмавын атады. "Базарлар булдырырга һәм аларны үзебезгә эшләтергә кирәк", - дип саный Марат Әхмәтов.

Шәхси хуҗалыкларны үстерү буенча муниципаль районнар эшчәнлеген бәяләү турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов билгеләвенчә, хуҗалыкларның кече формалары үсеше күрсәткечләре буенча беренче өчлектә - Саба, Кукмара һәм Спас районнары. Уңай мисал буларак, Марат Әхмәтов Яңа Чишмә районын да атады. Районда соңгы елларда актив рәвештә авыл эшмәкәрлеге һәм шәхси хуҗалыклары үсеше бар.

Чара ахырында иң яхшы авыл җирлеге, иң яхшы шәхси хуҗалык, гаилә фермасы һәм кооперативы республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Һәрберсе 50 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International