"Каз үстерү өчен нервыларның «тимер» булуы кирәк"

2012 елның 20 ноябре, сишәмбе

Ноябрь ахырын авыл халкы зур түземсезлек белән көтә. Нәкъ менә шушы чорда хатын-кызлар бер-берләрен каз өмәләренә дәшә башлый. Күмәкләшеп эшләгәндә ун-егерме казны чистарту өчен озак вакыт кирәк түгел. Ә менә казлар саны меңнән дә артып китсә, нишләргә?

Балык Бистәсе районының Анатыш авылында гомер итүче Александр Талаковның әлеге сорауга җавабы әзер. Моннан 3 ел элек ул үз ихатасында казлар үрчетү буенча шәхси ярдәмчел хуҗалык оештырып җибәргән.

- Александр, ни өчен бизнесыгызның нигезе итеп нәкъ менә каз үрчетүне сайладыгыз? Белүемчә, әлеге кошлар бик зур игътибар сорый.

- Беренчедән, елга буенда үз җирем бар. Анда иске генә бер бина да тора иде. Икенчедән, әлеге территория каз үрчетү өчен менә дигән урын. Дөресен әйтәм, казларны карау, тәрбияләү бик авыр. Бигрәк тә үстергән вакытта бөтен нервы бетә. Температура, азык күләме, чисталык - барысын да күз уңында тоту, дөрес итеп башкару таләп ителә. Кечкенә чакларында бәбиләрнең бер-берләре өстенә менеп, тапталып үлү очраклары да күп була.  Казлар бераз үскәч инде эш җайлана. Быел, мәсәлән, барлыгы 2500 каз үстердек. Аларның 1200ен хәзер суеп сатабыз, исән килеш алып китүчеләр дә бар.

- Казларыгыз бик зур күренә. Нәрсә ашатып үстерәсез аларны?

- Чыннан да, безнең казлар тиз һәм яхшы үсә. Ике ай ярымда рәхәтләнеп суярга мөмкин. Дөресен әйтәм, әлеге хәл күпләрне гаҗәпләндерә.

- Казларның шулай тиз үсүенең сере нәрсәдә соң?

- Аның сере бик гади. Авыл халкының күбесе казны май ахыры, июнь башында сатып ала һәм җәй буе үлән ашатып үстерә. Ә инде бөртекле культуралар өстәмә ашамлык буларак кына файдаланыла. Без исә бөртеклеләрне һәм үлән азыгын чиратлаштырырга тырышабыз. Безнең кошлар өчен төп ризык булып бөртекле культуралар тора. Кечкенә каз бәбиләренә комбикорм ашатабыз, аннары инде бераз ныгыгач, бөртекле азыкка күчәбез. Дөресен генә әйткәндә, каз ни бирсәң шуны ашый. Кибетләрдән куллану вакыты чыккан ипи, башка шундый продуктлар да сатып алгалыйбыз.

- Әлеге эшчәнлекне алып бару өчен киткән чыгымнар да аз түгелдер әле...

- Әлбәттә, 3 ел эчендә генә чыгымнарны каплап бетереп булмый билгеле. Хәзергә кредитларда гына утырабыз. Банкка акчаны вакытында түләп барам. Шулай булгач, алар да миңа ышана, кирәк чакта ярдәм итә. Дәүләтнең дә булышлыгы зур булды - 500 мең күләмендә акча белән ярдәм иттеләр. Хәзер иң мөһиме, дәүләтнең ышанычын аклау - казларның баш санын киметми генә эшчәнлекне яхшы итеп алып бару.

- Сезнең хуҗалыкта кемнәр хезмәт куя соң? Шулкадәр казны гаилә белән генә тәрбияләү мөмкин түгелдер?

- Казлар - безнең төп эшчәнлек. Шуңа күрә, бөтен эшне диярлек хатыным белән бергә башкарабыз, балалар да булыша. Ике эшчебез бар. Әгәр дә кирәк икән, өстәмә эшчеләр чакырабыз. Бигрәк тә, казлар сую, чистарту чоры җиткәч ярдәм кирәк.

- Чыннан да, күпләр каз суюны иң авыр эшләрнең берсе дип саный. Шулкадәр казны ничек эшкәртеп бетерәсез?

- Безнең махсус машина бар-барын. Тик бу җайланма казны яхшы чистарта дип әйтеп булмый. Ә саткач-саткач, продуктны җиренә җиткереп әзерлисе килә. Шуңа күрә, каз өмәләре оештырабыз. Кул белән чистартканда гына казны яхшы итеп эшкәртергә мөмкин.

- Сатып алучыларыгыз күпме соң? Ничә сумнан сатасыз?

- Казларны без килограммына карап сатабыз. Быел килосын 240 сумнан билгеләдек. Исән килеш тә алып китәләр. Алары очсызгарак чыга инде. Шунысын да искәртеп үтәсем килә - шәһәр халкы гына түгел, авыл кешеләре дә күпләп ала. Сатып алучылар исә елдан-ел арта. Шулай итеп, әкрен генә җәмгыятьтә үз урыныбызны табабыз.

- Әлеге эшкә ник алындым икән, дип үкенгән чакларыгыз булмадымы?

- Юк. Киресенчә, бу эшчәнлекне алга таба да дәвам иттерәчәкбез. Әле алай гына да түгел, киләчәктә мал-туар үрчетү белән дә шөгыльләнә башларга исәп. Мондый эшчәнлекне башлап җибәрү өчен шартлар тудырылган минем. Өй артымда гына мал тоту өчен махсус урын булдырдым, чәчү җирем дә бар. Хәзер документлар җыю эше белән йөрим. Техника мәсьәләсен дә кайгыртырга кирәк.

Чыннан да, Александр Талаков чын мәгънәсендә үз эшенә бирелгән шәхес. Быел аның ярдәмчел хуҗалыгы Татарстанда иң яхшылар исемлегенә кергән. Мал-туар үрчетү эшенең дә уңышлы булачагына шик юк. Әлеге авыр һәм җаваплы эшендә аңа уңышлар телисе килә.


Рәмзия ЗАКИРОВА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International