Агымдагы елның җәе Татарстанның күпчелек районнарын уңай һава шартлары белән куандырмады. Нектарга бай булган чәчәкләр дә үз вакытларыннан иртә чәчәк атты. Бу исә бал кортларына кышка азык җыеп калуга нык комачаулады. Әлеге хәл умарталарның кышлауларына да тискәре тәэсир итәргә мөмкин.
Килеп туган хәлдән чыгу өчен Татарстан Республикасының “Умартачылык буенча идарәсе” җаваплы чорда умарта кортлары гаиләләрен махсус камырсыман азык – составына төрле авыруларны дәвалау препаратлары кертелгән канди бирүне тәкъдим итә.
Башка өстәмә азыкларга караганда кандиның өстенлекле яклары күп. Бу аеруча кышкы-язгы чорда файдалы. Әлеге азыкны куллану зур хезмәт таләп итми, ул әзер килеш сатыла һәм аны корт ояларына, кәрәзләр өстенә урнаштырырга кирәк.
Аны кортлар оядагы кәрәзләргә ташып куймый, ихтыяҗ туган очракта гына алалар, язгы чорда кәрәздәге уылларга ашаталар. Бал белән туклануга караганда канди ашаган бал кортларының арткы эчәкләре дә кыш ахырына тулмаган була. Шул ук вакытта канди составындагы нозематоз һәм аскосфероз авыруларына каршы дәвалау препаратлары да уңай нәтиҗә бирә, умарта гаиләләрен әлеге авырулардан профилактикалый һәм дәвалый.
Канди составының 26% бал, 73,8% шикәр пудрасы, 0,18% су һәм 0,02% серкә кислотасы тәшкил итә. Препаратны әзерләү өчен өлгергән бал кулланыла һәм аны авырулары булмаган бал кортлары ояларыннан алалар.
Бал кортларына кандины ашату өчен 2-3 см калынлыкта һәм 0,8-1 кг авырлыктагы җәймәләр әвәлиләр. Мондый җәймәләрне алдан челтәр куелган кәрәз өсләренә урнаштыралар. Җәймәнең өске ягын целлофан яисә кәгазь белән томалыйлар. Шулай ук, кандины полиэтилен пакетларга тыгып та кәрәзләр өстенә урнаштырып була. Бал кортлары кандины борыннары белән ала алсыннар өчен тишекләр генә тишәргә кирәк. Аннан соң канди салынган пакет эчендә һава калдырмаска кирәк. Әгәр канди яшь үрчемне ашату өчен куелган булса, кадак очы белән полиэтилен пакетта 3-4 тишек ясау да җитәчәк. Әлеге тишекләрдән бал кортлары кандины аз-азлап кына, 20 көн дәвамында алачак, ди белгечләр. Әгәр инде бал кортларының азык запасы җитешми һәм канди бөтен гаиләне тукландыру өчен куела икән, бу очракта тишекләрне күпләп ясарга кирәк. Камырсыман азыкны куллану икътисадый яктан да файдалы, чөнки аның бәясе балга караганда арзан.