Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча киңәшмә үтте

2013 елның 16 апреле, сишәмбе

2013 елның 16 апрель көнне Игенчеләр сараенда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашында 2013 елның  язгы кыр эшләренә техника әзерлеге буенча киңәшмә үтте. Чарада шулай ук 18 сервис хезмәте инженерлары катнашты.

Быелгы язгы кыр эшләренә 15 мең трактор, 2600 чәчкеч агрегат катнашачак. Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге план буенча бара. 1 апрельгә тракторлар әзерлеге - 95, чәчкеч, культиваторлар - 97 процентны тәшкил итә.

Киңәшмә барышында инженерларны борчыган сораулар күтәрелде. Үзенең фикер-тәкъдимнәре белән Тәлгать Таһирҗанов чыгыш ясады.

Төп игътибарны язгы кыр эшләрендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре буларак тырыш хезмәт куюга юнәлдерү киркәлеген искәртте министр урынбасары. Ял һәм бәйрәм көннәрендә дә дежурлар билгеләргә кирәк булачак. Ә бу исә үз чиратында техника төзек һәм тиз арада язгы-кыр эшләрен дәвам итә ала дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International