Гомумән алганда, бүгенгесе көндә республиканың 29 районында уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре 46,5 мең га мәйданны тәшкил итә, бу билгеләнгән күләмнең 9 процентын били. Билгеләнгән планның 39 процентын башкарып Буа районы аграрийлары алдынгылар рәтендә бара. Шулай ук тукландыру эшенә Бавлы, Кайбыч, Яшел Үзән һәм Югары Ослан игенчеләре дә кушылды.
Республика кырларында күпьеллык үләннәрне тукландыру 47,1 мең гектарда башарылган. Питрәч районы 3,8 мең га, Зәй – 3,7 мең га, Актаныш – 3 мең га мәйданда эш башкарган.
Шулай ук, республикада симәнә материалларын агулау эшләре дә алып барыла. Бүгенге көндә әлеге эш 30 районда оештырылган. Буа районы актив эш алып бара, биредә - 2,8 мең тонна симәнә каралган. Гомумән, ТР буенча 28,5 мең тонна симәнә агуланган, бу планның 11 процентын тәшкил итә.