Авыл хуҗалыгы машиналарын көздән ремонтлап куюны Әтнә районның төп үзенчәлеге дияргә була.
19 гыйнвар көнне “Теләче-Вамин” агрофирмасының Чулпан бүлекчәсе базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, ферма мөдирләре, зооветеринария белгечләре катнашында узган киңәшмә тулысы белән терлекчелек тармагындагы эшләрнең барышына, язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә кагылды.
Мамадыш районы Түбән Сон авылында гомер кичерүче Әкбәровлар гаиләсе иртән төп-төгәл сәгать биштә шәхси хуҗалыклардан сөт җыя башлый.
Район буенча исә чәчү комплексларын, җир эшкәртү һәм урып-җыю техникасын кыр эшләренә әзерләүне 1 апрельгә кадәр төгәлләүне бурыч итеп куялар. 1 апрельгә инде тракторлар чәчү агрегатлары белән комплектланып, кырга чыгарга тулы әзерлектә торырга тиеш.
Спас районының «Спас ХПП» ярдәмче хуҗалыгында бүгенге көндә 60 баш савым сыер һәм 90 баштан артык мөгезле яшь терлек бар.
Кукмара районы “Вахитов” исемендәге хуҗалыкта Санкт-Петербург шәһәре "Агробалт Трейд" компаниясе җитәкчеләре һәм аларның авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итүче партнерлары булып китте.
Узган декабрь ае Спас районы Аграмак авылы эшмәкәре Александр Соленов өчен истәлекле булды. Аның үз гаилә фермасын оештыру турындагы планнары тормышка ашты.
Кукмара районы "Восток" хуҗалыгы терлекчеләре яңа мегафермага күчеп эшли башлады. Район терлекчеләренең чираттагы семинар-киңәшмәсе шунда үтте.
ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика киңәшмәсе узды.
Кукмарада инкубатор-кошчылык фабрикасы ачылды. Фабрика 50 мең баш чебеш үстерүгә көйләнгән.