Бүген Актаныш районының ООО “Саф” хуҗалыгы базасында республика агросәнәгать комплексына практик ярдәм күрсәтү буенча семинар-киңәшмә үтә.
Очрашу барышында терлек санын үрчетү, югары сыйфатлы һәм туклыклы коры һәм сусыл азык әзерләү һәм азыкның сыйфатын яхшырту турында да сүз барачак.
Семинар-киңәшмәгә терлекчелек буенча консультантлар, РГВОның дәүләт ветеринария инспекторлары, ветеринария лаборатория директорлары һ.б чакырулы.