Авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә

2013 елның 13 апреле, шимбә

2013 елның 13 апрелендә  “Казан” Агросәнәгать паркы территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Халыкка зур ассортиментта һәм арзан бәядән авыл хуҗалыгы продуктлары тәкъдим ителде. Ярминкәдә Татарстанның  Арча, Теләче, Балтач, Биектау, Мамадыш, Балык–Бистәсе районнарының товар җитештерүчеләре үз продукцияләре белән казанлыларга хезмәт күрсәтте. Шулай ук ярминкәдә Татарстанның алдынгы авыл хуҗалыгы предприятияләреТатпотребсоюз”, “Ак-БарсХК, “Татплодовощпром”, “ВАМИН-ТАТАРСТАН”, “Сервис-Агро”, “ТК Майский”, “Агро-Инвест”, “Зеленодол сөт эшкәртү комбинатыкатнашты.

ТР башкаласына барлыгы 49  т  яшелчә, 21 т ит, 26,7 т он, 26 т шикәр комы, 16,6 т сөт, 84,8 мең данә йомырка һ.б. продукция китерелде.

Гомумән алганда, башкалага 10 млн. сумлык товар китерелде. Аны алып килүдә 148 машина җәлеп ителде.

Ярминкәләр 27 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International