Язгы кыр эшләрен туфракта язгы дымны саклап сыйфатлы башкару мөһим. Агымдагы елда нинди уңыш алу шуннан тора. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмтов белдерде.
Аның сүзләренә караганда, республиканың күп кенә районнары язгы кыр эшләренә керешкән, әмма һава шартлары активлыкны тоткарлый. “20 апрельдән соң массакүләм эш башланыр дип көтәбез. Синопикларның фаразларына караганда, чәршәмбе көннәрнең кинәт җылынуы көтелә”, - диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Марат Әхмәтов белдергәнчә, 55 мең гектардан артык мәйданда ашламалар белән тукландыру эше башкарылган. 1 миллион гектардан артык уҗымны һәм күпьеллык үләннәрне тукландырасы бар.
Шулай ук министр 2013 елның I кварталында терлекчелек тармагындагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде. “I кварталда тулай авыл хуҗалыгы продукциясе 26,3 млрд. сум тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә терлекчелек тармагы буенча табыш 10 млрд. сум тирәсе тәшкил иткән. Бигрәк тә Саба, Әтнә, Азнакай яхшы динамикага ия. Табыш бәя күтәрү исәбенә түгел, ә сөт һәм ит җитештерү күләмен арттыру нәтиҗәсендә алынган”, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Шулай ук 88 мең тонна терлек һәм кош җитештерелгән. “Терлекләрнең баш санын саклау мәсьәләсе кискен кала: 6 мең мөгезле эре терлек һәм 30 меңгә якын дуңгыз кимегән. Бер квартал өчен бу күп”, - дип белдерде министр. 31 районда терлекләрнең баш саны арткан.
Моннан тыш, бер көндә 3 мең тонна сөт җитештерелә, дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Быел 28 районда узган елга караганда күбрәк сөт җитештерелә.
“Язгы кыр эшләре чорында терлекчелек тармагы игътибарсыз калырга тиеш түгел”, - дип тәмамлады чыгышын министр.
«Татар-информ»