Бурятия республикасы делегациясе Татарстан тәҗрибәсен өйрәнә

2013 елның 17 апреле, чәршәмбе

16 апрель көнне рәсми визит белән Татарстанга Бурятия республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Александр Манзанов белән берлектә Бурятия Республикасы делегатлары килде.

Аларны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов каршы алды. Ул кунакларны республикадагы авыл хуҗалыгы тармаклары белән якыннанрак таныштырды. Бүгенге көндә республикада 900гә якын гаилә фермасы бар, шуларның 400гә якыны – югары технологияле.

Очрашудан соң кунаклар Саба районының Иске Икшермә авылына юл тотты. Алар анда Зөфәр Мухаметшинның гаилә фермасында булып эш нәтиҗәләре белән танышты. Әлеге ферма биләмәләренә остаханә, 8 бүлеме булган амбар, сыер һәм бозауларга дип әзерләнгән җәйге лагерь бүлемнәре һ.б.  керә.

Көннең икенче яртысында кунаклар Биектау районының ЗАО «Племенной завод кроликов» эшчәнлеге белән дә танышты. Әлеге оешмага 2006 елда нигез салынган. Төп юнәлеш булып куяннар һәм кыйммәтле мех бирә торган җәнлекләр үрчетү тора.

Бурятия республикасыннан килгән делегатларның эшлекле сәфәре 18 апрель көнне “Казан” Агросәнәгать паркы һәм “Майский” теплица комбинатында булу белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International