Республикада чәчүгә керештеләр

2013 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Бүгенге мәгъүматларына караганда,  Зәй һәм Нурлат районнары арпа чәчү эшенә кереште. Зәй районда беренчеләрдән булып арпа чәчүгә “Зәй шикәре” агрофирмасы ҖЧШнең “Заман” бүлекчәсе тотынды. Биредә әлеге культураны 100 га чәчелгән.  Аларга “Зәй” агрофирмасының “Шепкә – Нур” бүлекчәсе дә кушылды. Биредә район буенча арпаны 12381 га чәчү планлаштырыла. Ә менә Нурлат районы буенча  50 меңнән артыграк гa төрле культуралар чәчү максаты куелган. Шуларның 30 мең га якыны бөртеклеләр, 9100 гa шикәр чөгендере, 5 мең гa артыгы кукуруз, 4000 мең га якыны көнбагыш һ.б. культуралар буласы.

Бүгенгесе көндә республикада 6 район пар җирләрен сөрергә һәм тырмаларга кереште. Зәй, Тәтеш, Чүпрәле һәм Чиремшән районнары 2 мең га, Нурлат – 1 мең га да әлеге эшне башкараган инде.

Гомумән алганда, республиканың 37 районында уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эше 107 мең га мәйданны тәшкил итә, бу  билгеләнгән күләмнең 20 процентын били.

Республика кырларында  уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эше 109,9 мең га мәйданны тәшкил итә, бу  билгеләнгән күләмнең 22 проценты. Сарманлылар – 6,3 мең га, Буалылар һәм Аксубайлар – 5 мең га тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International