Атабай – элек-электән каз асраучы авыл буларак танылган. Бүген “Атабай” хуҗалыгында 8 меңнән артык каз, 3 меңнән артык үрдәк, 1 меңләп индоутка бар. Шушы ана башлардан 220 мең каз йомыркасы, 130 мең –үрдәк, 18 мең индоутка йомыркасы алып, бәбкәләр чыгарырга уйлыйлар. Хуҗалык җитәкчесе Ринат Гайфуллин әйтүенчә, цесарка үрчетү белән дә шөгыльләнә алар. Билгеле булганча, соңгы елларда бу төр кош шәхси хуҗалыкларда киң кулланылышта. Асраучылар әйтүенчә, алар бәрәңгене үз иткән колорадо коңгызын бик яратып ашый. Бу төр кошны асраучыларга бәрәңгегә агу сибү дә кирәкми, диләр...
Атабай инкубаторында беренче каз бәбкәләре чыккан инде. Күпләп алучылар өчен аның бәясе әлегә 135-140 сум икән. 10-15 бәбкә алып китүчеләргә 150 сумга бирәләр. Сезон башлану белән бәя артачак, диделәр безгә.
– Бәяне күтәрмичә дә булмый. Узган ел бөртекнең килограммы 5-6 сум торса, быел 10-11 сумга җитте, – ди хуҗалык җитәкчесе Ринат Гайфуллин.
Эш барышында кыенлыклар да тумый тормый. Узган ел, кош-корт үрчетүче хуҗалыкларның күпчелегендә вакцина белән проблема чыккан. Шул исәптән Атабайда да. “Майга кадәр кошларның иммунитетлары яхшы булды, сакланышлары да, чыгышлары да әйбәт иде. Июньнән тайпылыш күренә башлады. Тәмам аптырашта калдык. Быел вакцинаны үзгәртеп, башка урыннан инактивированныйны сатып алдык. Узган елгы кыенлыклар кабатланмаска тиеш”, – ди җитәкче.
Каз, үрдәк асрау табыш китерәме, дигән сорауга төрле кеше төрлечә җавап бирә. “Атабай” хуҗалыгы җитәкчесе тырышкан очракта табыш кертеп буласын белдерә. “Авыл хуҗалыгында табышны алырга була, эшләргә генә кирәк. 1 бөртек чәчеп, 40 бөртек алырга була. Тырышмасаң, берни булмый инде”, – ди Ринат Гайфуллин.
Һәр авылның үз проблемасы, үзенчәлеге бар. Атабай башкалага якын урнашканлыктан, биредәге яшьләрнең күпчелеге Казанга барып эшләүне хуп күрә. Шул ук вакытта Атабайга башка җирлекләрдән дә килеп эшлиләр.
– Авыл уртасында тузган торак бар. Анда 3 гаилә яши. Дәүләт торак фонды аша бу гаиләләр өчен быел йорт салыначак. Ул 12 фатирга исәпләнгән. Калган 9 фатирны исә авылга эшкә килүче гаиләләргә аренда программасы нигезендә бирергә уйлыйбыз, –ди Атабай җирлеге башлыгы Лүзия Хәлилова.
«Ватаным Татарстан»