Грант алу өчен гаризалар кабул ителә!

2013 елның 17 апреле, чәршәмбе

2013 елның 17 апреленнән терлекчелек фермарларын үстерүгә билгеләнгән грант өчен гаризалар кабул итү башланды. Конкурсны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештыра.

Әлеге программада фермер  буларак  теркәлгән, республика территориясендә эш алып барган һәм положениедә күрсәтелгән бөтен таләпләргә  туры килгән һәрбер крестьян фермер хуҗалыгы катнаша ала.

Җиңүчеләрне җыелган баллардан һәм әңгәмә нәтиҗәләреннән чыгып  махсус комиссия билгеләячәк. Конкурс шартлары буенча җиңүчеләр 5 миллион сумга кадәрле грантка ия була алачак.

Конкурста катнашыр өчен гаризалар ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгында 2013 елның 17 маена кадәр кабул ителә.

Адрес: Казан шәһәре, Федосеевский урамы, 36.

Әлеге конкурс буенча тулырак  мәгълүматны биредә таба алачаксыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International