2012 елда ТРда агросәнәгать комплексында биологик чиста продукция җитештерү программасы старт алды. Бу хакта 16 апрель көнне журналистларга “Татмедиа” ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе – ТР дәүләт баш ветеринария инспекторы Булат Камалов белдерде.
Б.Камалов сүзләренә караганда, бүгенге көндә ТР агросәнәгать комплексында 12 процент сыерда мастит ачыкланган. Бу авыру яшерен формада булуын исәпкә алсак, терлекләргә бирелә торган антибиотиклар продукциягә эләгә.
Шуңа күрә җитештерелә торган сөтнең экологик һәм биологик сыйфатын яхшырту буенча махсус программа булдыру ихтыяҗы туган. Россиянең танылган галиме, Кытай дәүләт медицинасы профессоры Александр Михайлович Савелов-Дерябин ысулы нигез итеп алына.
Галим сыерларны дәвалауда традицион булмаган ысул куллана. Ул дару препаратларын кире кагып, дару үләннәре нигезендә препарат булдырган.
Б.Камалов сүзләренә караганда, Татарстанда препарат Биектау районының “Бөреле” агрофирмасында сыналган, нәтиҗә – искиткеч. Хәзер бу хуҗалык һәм тәҗрибә үткәрелгән башка агросәнәгать предприятиеләре дә сөтне балалар ризыклары өчен дә куллануга җибәрә ала, чөнки продукциядә соматик тукымалар дәрәҗәсе минимумга кадәр төшкән.
Моннан тыш, бу препарат продукт бирүче терлекләрдә рак тукымаларына да каршы көрәшү көченә ия, дип сөйләде Б.Камалов.
Якын киләчәктә ТР да бу препаратны үз көчләре белән җитештерергә ниятлиләр. Әлеге максатка ирешү өчен Биектау районының экологик чиста зонасында махсус мәйданчык билгеләнгән, анда дистәләгән дару үләннәре үстереләчәк.
Киләчәктә Татарстан Россия төбәкләрен дә бу препарат белән тәэмин итә алачак, дип белдерде Б.Камалов. Ул шулай ук биологик чиста продукция чыгару программасының гамәлгә куелышы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов контролендә, дип белдерде журналистларга.
«Татар-информ»