5-7 февральдә Мәскәүдә “Агроферма-2013” халыкара махсуслаштырылган күргәзмә уза.
Хуҗалык пекарнясын моннан 4 ел элек үз ихтыяҗлары өчен генә, ягъни киеренке кыр эшләре вакытында басуда эшләүче механизаторларны ашатырга җитәрлек ипи пешерү ниятеннән төзегәннәр.
Бүген Казанда Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында авыл хуҗалыгына ярдәм итү буенча төбәк семинары тәмамлана. Бу чара РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, БМО Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы ярдәме белән уздырылды.
Тукай районы җирлегендә Россиянең 7 өлкәсеннән һәм Башкортостан, Удмуртия, Мордовия республикаларыннан авыл хуҗалыгы министрлыкларының баш белгечләре, РФ Авыл хуҗалыгы академиясе галимнәре катнашында зур регионара киңәшмә булды.
Бөгелмә районы Кодаш авыл җирлегендә “Муса Җәлил исемендәге” хуҗалыкта терлекләрнең ничек кышлавы мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булып узды. Киңәшмә эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов, аның урынбасарлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл хезмәтчәннәре катнашты.
Семинарда Россия авыл хуҗалыгының Бөтендөнья сәүдә оешмасы процедураларына һәм кагыйдәләренә ияләнү белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.
Балык бистәсе районы Сабакай авылы терлекчелек фермасы коллективы “Кама” агрофирмасында иң тотрыклы эшләүчеләр рәтендә. Биредә барысы 740 баш мөгезле эре терлек асрала. Аның 400 савым сыерлары. Бу коллектив һәркөнне хәзерләүчеләргә 2750 килограмм сөт озата.
Чарада Россельхознадзор җитәкчесе урынбасары Евгений Непоклонов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Республикада иң күп терлек асраучы, иген үстерүче Актанышта алдынгылар слеты булды.