Илдар Халиков терлекчелекне үстерү мәсьәләләре буенча бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты

2013 елның 17 апреле, чәршәмбе

16 апрель көнне РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев видеоконференция режимында терлекчелекне үстерү мәсьәләләре буенча бөтенроссия киңәшмәсен үткәрде. Киңәшмәдә ТР Хөкүмәт җитәкчесе Илдар Халиков та катнашты.

Дмитрий Медведев киңәшмәне ачканда, илнең тулай продукты үсеше күпчелек авыл хуҗалыгы белән бәйле дип билгеләп үтте. “Икенчедән, терлекчелек өлкәсендәге процесслар инфляциягә сизелерлек йогынты ясый, бу шулай ук яхшы билгеле факт”, - диде РФ Премьер-министры.

РФ Хөкүмәт җитәкчесе соңгы елларда терлекчелек өлкәсендә яхшы нәтиҗәләргә ирешелде, дип билгеләп үтте. “Бу нәтиҗәләрне югалтырга һәм киметергә хокукыбыз юк”, - дип ассызыклады Дмитрий Медведев.

2008-2012 елларда авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасы кысаларында терлекчелек тармагына ярдәм итү өчен 110 млрд. сум чамасы акча юнәлдерелде, 2 меңнән артык терлекчелек комплексы төзелде һәм реконструкцияләнде, дип белдерде ул.

Дмитрий Медведев сүзләренә караганда, узган ел уңыш начар булу сәбәпле, терлек азыгының бәясе артуга китерде. Бер үк вакытта Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе һәм Таможня берлеге булдыру терлекчелек продукциясе бәяләре төшүгә китерде.

Моның белән бәйле рәвештә, Дмитрий Медведев төбәк җитәкчеләрен урыннардагы вәзгыять турында, авыл хуҗалыгына ярдәм буларак нинди чаралар күрелү турында белдерүләрен сорады.

Агымдагы елда дәүләт программасы кысаларында, терлекчелек тармагына ярдәм итү өчен 60 млрд. сум бүлеп бирү планлаштырыла, дип белдерде РФ Премьер-министры. Шул ук вакытта 42 млрд. сум күләмендә өстәмә ярдәм күрсәтү мәсьәләсе карала.

Төбәкләргә терлекчелек тармагын үстерүгә 30 млрд. сум чамасы субсидия бирелде, дип искәртте ул һәм губернаторлардан әлеге сумманың кулланучыларга барып җитүе турында белдерүләрен сорады.

“Татар-информ”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International