Бүгенге көндә район хуҗалыкларында чәчеләчәк орлыклар калибрланып, тиешле дәрәҗәгә җиткерелеп, әзерләп куелган. Район буенча 1400 тонна чәчүлек орлык инкрустацияләнгән. “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасында әлегә 1000 тонна, “Цильна” җәмгыятендә 50 тонна орлык агуланган. Һава температурасы көндезләрен +5 градустан да түбән төшми башлагач орлыкларны агулау күпләп башкарыла башлый.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 15 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 1200 гектар мәйдандагы уҗымнар, 2600 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырылган.
“Цильна” җәмгыяте эшчәннәре кыр эшләренә беренчеләрдән булып керештеләр. Хәзерге вакытта биредә күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тукландыру буенча эшләр бишкарыла. Бүгенге көнгә 620 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәр, 150 гектар мәйдандагы уҗым басулары өстәмә тукландырылган, 600 гектар мәйдандагы күпьеллык үлән басулары тырмаланган.
“Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасында 960 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәргә һәм 740 гектар мәйдандагы уҗым басуларына өстәмә сый бирелгән. “Шәйморза” җәмгыятенә, “Низамов” крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәннәренә исә уҗым басуларын өстәмә тукландыру эшен тизләтү таләп ителә.
–Хәзер җирдә дым запасы күп. Шуңа да иртәнге туңнан файдаланып, хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрне һәм уҗым басуларын өстәмә тукландыру эшен ашыктыру таләп ителә. Чөнки һава торышын фаразлаучылар кисәк җылытуны вәгъдә итәләр. Җылы кояш исә дымны тиз киптереп алачак. Басуларга дымсыз ашлама кертү үз нәтиҗәсен бирмәячәк, файдасы булмаячак,-ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Марат Шәрәпов.
Гомумән, агымдагы елда да корылыклы ел вәгъдә итәләр синоптиклар. Шуңа да язның һәр көненнән нәтиҗәле файдаланып, туфракта дым запасы барында эш башкару кирәк.
“Туган як”