2013 елның 20 апрель көнне “Казан” агропромпаркында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак.
Бу шимбәдә шәһәр халкына киң ассортиментта Саба, Әтнә, Лаеш, Кукмара, Питрәч, Алексеевск районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тәкъдим итә. Шулай ук ярминкәдә “ВАМИН- Татарстан”, “Сервис-Агро”, Татпотребсоюз, «Ак-Барс» ХК, «Татплодоовощпром», «ТК «Майский», «АгроИнвест», «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» һ.б. катнаша.
Бу көнне сатуга 17,5 т ит, 49,8 т яшелчә, 11,9 т дан артык сөт, 84 мең данә тавык йомыркасы, 15,5 т он, 25 т шикәр комы чыгарылачак. Моннан тыш бал, сыер мае, сыр, кондитер эшләнмәләре дә сатып алырга мөмкин.
Бу көнне ит-сөт продуктларын, бал, төрле яшелчә һәм кондитер эшләнмәләре кебек авыл хуҗалыгы товарларын арзан бәядән сатып алырга мөмкин булачак.
Гомумән алганда, башкалага 8,3 млн. сумлык товар китереләчәк. Аны алып килүдә 160 машина җәлеп ителә.
Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәсе 27 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.