Рөстәм Миңнеханов: “Язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп һәм кыска вакыт эчендә башкарырга кирәк”

2013 елның 22 апреле, дүшәмбе

Язгы кыр эшләре бөтен куәте белән бара – ТРның төньяк районнары көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыра башлаган. Бу хакта ТР Президенты катнашында үткән республика киңәшмәсендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, республикада якынча 400 мең га көзге һәм күпьеллык үләннәр тукландырылган. Татастанның унлап районы: Зәй, Нурлат, Буа, Аксубай һ.б. - язгы чәчүгә керешкән. Барыннан да бигрәк Зәй районы язгы кыр эшләрен уңышлы алып бара.

0,5 млн.га артык мәйданны биләгән көзге культуралар турында сөйләгәндә, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры билгеләвенчә, кырлар тулысынча диярлек ачылган һәм көзге культураларның хәле яхшы. “Тизрәк көзге культураларны тукландырып бетерергә кирәк, чөнки урамда +20 һәм дым туфрактан тиз китә”, - дип билгеләде ул. Әлки, Буа, Сарман, Зәй, Спас, Азнакай районнарында 2/3 артыграк көзге культураларны тукландырганнар.

Министр сүзләренчә, булган һава торышы шартларында берничә көннән бер үк вакытта 1 млн. га артык мәйдан чәчүгә әзер була, шул ук вакытта республикада җитештерүчәнлек потенциалы – тәүлегенә 100 мең гектардан артык. Шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры язгы чәчү вакытында эшне оештыруга һәм хезмәтне саклау мәсьәләләренә тукталды.

“Язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп һәм кыска вакыт эчендә башкарырга кирәк, - дип чакырды ТР Президенты. – Вәзгыять һәркайда төрле: эш югары дәрәҗәдә оештырылган хуҗалыклар бар, нәрсә туры килсә, шуны чәчә яки гомумән чәчми торган районнар да бар. Бу иртәгесе көннең нигезе: бүген ничек эшләсәк, шулай алачакбыз да”.

“Татар-информ”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International