Татарстан районынарында язгы чәчү эшләре гөрли. Көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, сөрү җирләрен тырмалау эшләре дә кызганнан-кыза бара.
22 нче апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Буа районы чәчү эшләрендә иң актив эш алып баручы районнарның берсе. Бүген аның күрсәткечләре – 4,2 мең га, Нурлат районы – 3,5 мең га, Зәй районы – 3 мең га. Гомумән алганда 27,9 мең га мәйданда эш башкарылган. Бу планның 1,5 процентын тәшкил итә.
Хәзерге вакытта республиканың 21 районында арпа чәчү эшләре дә актив алып барыла. 18,7 мең га мәйданда эш башкарылган инде. Шулай ук 7 районда бодай чәчү башланды, бу планның 1 процентын тәшкил итә. Аксубай һәм Чүпрәле районнары исә, бүгеннән борчак чәчүгә тотынды.
Кырларда күпьеллык үләннәрне һәм көзге уҗымнарны тукландыру да дәвам итә. Республика хуҗалыклары 250,4 мең га да эш башкарылган. Бу планның 50 проценты дигән сүз. Узган ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 6 процентка югарырак. Әлеге эшне Сарман һәм Баулы аграрийлары төгәлләгән.
Шулай ук районнарда орлыкларга инкрустация үткәрәләр. Тулаем эшне Буа районы – 9,2 мең га һәм Актаныш – 9,0 мең га да башкарган. Бавлылар инкрустация эшен 86 процентка җиткергән.