28 апрель көнне республика районнарында “Хезмәтне саклау көне” үтәчәк

2013 елның 23 апреле, сишәмбе

2013 елның 20 апреленнән башлап республикада язгы кыр эшләре чорында хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге буенча айлык дәвам итә.

Айлык кысаларында һәр елны 28 апрель көнне республика районнарында “Хезмәтне саклау көне” үтәчәк. Әлеге чараның төп максаты булып, сәнәгый куркынычсызлык, хезмәт һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге тармак, корпоратив таләпләрне үтәү, эш урыннарында зарарлы производство факторларын ачыклау һәм бетерү буенча эшләр уздыру, травматизмны һәм һөнәри авыруларны кисәтүгә юнәлтелгән чаралар комплексын үткәрү. Быел әлеге чараның төп темасы “һөнәри авырулар профилактикасы” дип билгеләнде.

Хезмәтне саклау көне кысаларында эшлекле очрашулар, семинарлар, тикшерү-конкурслар, күргәзмәләр оештырылыр дип көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International