ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2013 ел
җомга

Норлат районы  Якты Күл авылында  Хәлим һәм Гөлсинә Сатдаровлар соңгы ике ел эчендә үз көчләре белән гаилә фермаларын булдыручыларның берсе. Авылда хуҗалык таркалып, эшсез калган ферма мөдире Гөлсинә һәм механизатор Хәлим әллә кайдан бәхет эзләргә чыгып китмичә, үз эшләрен булдыралар. 

Әтнә районы “Ленин” хуҗалыгында узган ел күрсәткечләре буенча барысы 1100 баш, алдагы елдан 45 бозауны күбрәк алган.


7
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексы предприятиеләренең икътисади нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан нанотехнология продукцияләрен куллану мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Балык бистәсе районында узган семинар күпләрне кызыктырырлык  гамәлләрне барлауга юнәлдерелгән иде. Ашламага һәм ягулык-майлау материалларына дәүләт ярдәм күрсәтер әле дип кул кушырып утырырга кирәкми. Һәр хуҗалык банклардан кредит алып  бу эшне бүген үк башлап җибәрергә бурычлы. Югыйсә, инде бөтен  дөнья халкының бүген кредит хисабына яшәүен һәр сәгать саен искәртергә кирәкмидер. Кайберәүләрнең банктан берничә йөз мең сум акча алырга  куркып утырулары һич аңлашылмый,–диде муниципаль район башлыгы Илһам  Валеев бу семинарда.


6
февраль, 2013 ел
чәршәмбе

Бер сыерга 45 мең сумлык сөт сатканда, хуҗалыкны чыгымнарсыз алып барырга мөмкин. Бер сыерга 20-29 мең сумлык сөт сатып, хуҗалыкны алып барып булмый. Чөнки бу акча малларны ашату чыгымын гына каплый. 

Кама Тамагы районында “Олы Кариле” ААҖ базасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Александр Сычев катнашында районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен район семинары үткәрелде.

Язгы чәчү өчен җитәрлек күләмдә орлык саклауга куелган. Хәзер көн кадагында торган мәсьәлә - минераль ашламалар туплау. Анысы да хәл ителсә, без язгы кыр эшләренә әзер, дип әйтергә мөмкин булыр.


5
февраль, 2013 ел
сишәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министрның игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә сугарыла торган җирләрнең мәйданнарын арттыручы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә субсидия бирү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте.


2
февраль, 2013 ел
шимбә

ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов җитәкчелегендә республика киңәшмәсе узды.


1
февраль, 2013 ел
җомга

Башка авылларда мал саны кимегән бер чорда, каразиреклеләр киресенчә арттыра. Бу җирлектә 25 ат, 600 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 400е – савым сыерлары. “Бу әле тулы сан түгел”, – ди Ютазы районы Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Котдусова.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International