Алдан барган – уңа

2013 елның 24 апреле, чәршәмбе

Апас районының Дәвеш, Коштавылы, Караборнаш һәм Колгына игенчеләре быелгы язгы чәчү эшләренә ныклап әзерләнгән. Горбунов исемендәге берләшмәнең иң уңдырышлы басулары да шушы авылларда.

– Тырыш, бердәм халык яши безнең якларда, – ди Дәвеш бүлекчәсеннән Фирдания Рәхимова. – Уҗым, күпьеллык үлән, туңга сөрелгән басуларга быел дым каплауга иң беренчеләрдән булып абылы-энеле Айдар һәм Иршат Рәхмәтуллиннар чыкты. Беренче көннән үк сыйфатка төп игътибар биреп, бу игенчеләр династиясе санаулы вакытта 300 гектарда күпьеллык, 100 гектарда туңга сөрелгән басуларда дым каплау үткәрде. Рафис Мөлеков, Фәнис Шәрәфетдинов күрсәткечләре дә матур, эшләре сыйфатлы. Бүлекчәбезнең иң тәҗрибәле, уңган игенчеләре Сәйфулла Исмәгыйлев, Рафаэль Сабировка  беркетелгән “Нью-Холланд” чәчү комплексы инде беренче мартка ук тулы әзерлек сызыгына куеп, 5000 гектарлык уҗым басуларын ашлама белән тукландыру вакытында бер дигән итеп эшләделәр. Аларның кулдашлары, остаз-механизатор Рәис Гыйсмәтуллин һәм иң яшь игенчебез Айназ Галимшин турында да җитәкчеләр, авылдашлары бик уңай фикердә. Былтыр көзен бу комплекс экипажы агрофирма басуларында 1500 гектар мәйданда уҗым культуралары чәчте. Ә узган ел дәвамында алар эшкәрткән, чәчкән басулар исә 5000 гектардан артык булды. Быел да алар югары эш нәтиҗәләренә исәп тота.

Дәвеш бүлекчәсендә барлыгы 4112 гектар авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә. Шул исәптән 700 га. күпьеллык, 810 га. уҗым басулары бар. Быел язын 3000 гектарда дым каплау, культивацияләү, үсемлекләрне тукландыру эшләре башкару планлаштырылды.

Быел бүлекчәдә 1000 гектарда рапс, 380 гектарда чөгендер, 600 гектарда бөртекле-кузаклы һәм башка культуралар чәчеләчәк.

“Йолдыз”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International