Бүген Казан дәүләт аграр университетының 580 дән артык студенты язгы кыр эшләре вакытында республика хуҗалыкларына җитештерү практикасы узарга китте.
Студентларны озатуга багышланган тантаналы чарада инженерлык менеджменты кафедрасының мөдире Ренат Абдрахманов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәгариф учрежденияләре белән эшләү бүлеге начальнигы Наил Хәмидуллин катнашты.
Бүген, чәчүнең кызган вакытында, механизация һәм техник сервис институтының 2, 3, 4 курс студентлары практикага юнәлә. Алар 3 атна эчендә трактор, чәчү агрегатларында эшләячәкләр.
Наил Хәмидуллин белдерүенчә, җитештерү практикасы укуның төп өлеше булып тора. Булачак белгечләр практика вакытында үзләренең теоретик белемнәрен гамәлдә кулланып карый алачак. Тагын бер елдан аларның укулары тәмамлана, шуңа күрә хәзердән үк эш урыны турында кайгырту кирәк. Студентларга практика үтү өчен бөтен шартлар да булдырылган, торак һәм ашау ягы да кайгыртылган.
Студентларнең үзләре әйтүенчә, алар өчен практика бик мөһим. Биредә алар яңа эш алымнарына өйрәнә, тәҗрибә туплый алачак.
Җитештерү практикасын университет укытучылары белән беррәттән, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарә белгечләре дә контрольдә тотачак. Чара ахырында студентларга уңышлы практика теләделәр һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш иттеләр. Җитәкчелек практикантларның игенчеләргә зур ярдәм күрсәтәчәгенә өметләр баглый.