Дым бар чакта чәчәргә

2013 елның 23 апреле, сишәмбе

Чирмешән районының “Кади” җәмгыятендә, районда беренче булып, узган атнада ук арпа чәчү эшенә тотынган. 335 гектарда орлыклар җир куенына салынган инде. Бу  билгеләнгән планның 12 процентын тәшкил итә.

-Дымны югалтмас өчен, тырма, культиватор таккан тракторларыбызны тәүлек буе эшләтәбез. Чәчү  дә иртәдән караңгыга кадәр бара,- ди җәмгыятьнең баш агрономы Илхат Яруллин. – Җир өлгерде, туфрак катып киткәнче яхшы яңгыр гына кирәк.

Кадилылар арпаны былтыр көздән алынган шикәр чөгендере кырына чәчәләр. Тигез эшкәртелгән мәйданнарны өч чәчкеч тиз уза. Әлеге мәшәкатьләрне көндез башкарган техникаларга төнлә тырма, культиватор тагыла. Эш ике сменада оештырылган.

-Иртәнге якта тракторларны бераз ял иттереп, карап, майлап чыгабыз. Ватылмасыннар гына,- ди тракторчы Әнәс Ябинов. – Фәрхать Морадыймов, Ислам Сәрвәровлар белән көн саен уртача 30-35шәр гектарда арпа чәчәбез. Төш вакытында һәм кичен кырга алып килеп ашаталар. Ягулык, орлык аркасында тик торганыбыз юк.

“Кади”да 3700 гектарда язгы чәчү уздырасы бар. Күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тукландырып куйганнар да. Дым каплатылырга тиешле мәйданнарның да 41 процентында тырмалар узган.

Быел яз районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 8389 гектарда күпьеллык үләннәрне, 6120  гектарда уҗым культураларын минераль ашламалар белән тукландырырга, тырмаларга, 27 мең 476 гектарда – бөртекле сабан ашлык культуралары, 5554 гектарда шикәр чөгендере һәм кукуруз чәчәргә, 46 мең 349 гектарда көздән сөрелгән җирләрдә дым каплатырга кирәк.

“Чирмешән-АГРО” җәмгыятендә кыр эшләренә шулай ук оешкан төстә керештеләр, монда да чәчә эшләре башланган. “Лашман АГРОфирмасы”, “Күтәмә АГРОфирмасы” җәмгыятьләре басуларында да агрегатлар саны көннән-көн күбәя.

- Тизрәк чәчәргә, җире кипкән участокларда көне-төне эшләргә кирәк. Көздән сөрелмичә калган алыннарны да эшкәртергә, буш калдырмаска бурычлыбыз, - диде район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин, үткән якшәмбедә булган киңәшмәдә.

“Безнең Чирмешән”

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International